Уфа "Нур" татар дәүләт театры

Уфа "Нур" татар дәүләт театры
публичная страница
9359 подписчика
Группа Уфа "Нур" татар дәүләт театры размещена в разделе Театр. Официальный домен/сайт ufanurteatr.
Блокировка

Нет ограничений

Видимость

открытое

Верификация

Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте

Популярность

У сообщества нет огня Прометея

ID

42468449

Домен

ufanurteatr

Название

Уфа "Нур" татар дәүләт театры

Статус

Добро пожаловать!

Описание

Уфимский государственный татарский театр «Нур» — неотъемлемая часть культуры и искусства Республики Башкортостан. Его богатое и многогранное творчество обогащает театральное искусство своим неповторимым лицом и уникальной историей. Основу сегодняшнего репертуара составляет национальная классическая, зарубежная и современная драматургия. 450071, Республика Башкортостан, г. Уфа, ул.50 лет СССР, 36 КОНТАКТЫ Приемная: +7 (347) 248-71-63 Касса: +7 (347) 248-95-33

Тип

публичная страница

Возрастное ограничение

16+

Тематика

Театр

Стена

ограниченная

Сайт

http://teatrnur.ru

Подписчики
9359 подписчика

Записи сообщества

🎭Хөрмәтле тамашачылар! Сезнең игътибарыгызга сентябрь ае репертуарын тәкъдим итәбез. Театрда күрешкәнгә кадәр!

🎭«НУР» ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРАГА ӘЗЕРЛӘНӘ. Уфа "Нур" татар дәүләт театры XXX иҗат мизгеленең беренче премьерасына әзерләнә. Тиздән тамашачылар игътибарына Наил Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар, яки Йөрәкләр ярсыган җирдә” драмасы тәкъдим ителәчәк . Куючы режиссер һәм музыкаль яктан бизәүче - Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев, Рәссам - Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина. Тәрҗемә -Гөлнур Усманова. Әлегә спектакльгә әзерлек процессы иң мөһим этапларның берсендә - пьесаны уку бара. Артистлар материалны үзләштергәч, репетицияләр турыдан-туры сәхнәгә чыгачак. Булачак спектакльдә танылган сәхнә осталары һәм театрның яшь артистлары катнашачак. Алар арасында- Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов , Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов, Лилия Таҗетдинова, Ләйсән Алтынбаева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисткасы Резидә Зарипова, Айгөл Юнысова, Алинә Дәүләтшина, Эльмир Газизуллин, Эльмир Хәертдинов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резидә Фәхруллина, Башкортстанның халык артисткасы Финә Вәлиева, Айдар Хөснетдинов һәм Вадим Хәйруллин . Яңалыкларны күзәтеп барыгыз! 🎭ТЕАТР «НУР» ГОТОВИТСЯ К ПРЕМЬЕРЕ. Уфимский государственный татарский театр “Нур” готовится к первой премьере XXX театрального сезона. Совсем скоро вниманию зрителей будет представлена драма Наиля Гаитбаева «Всему есть предел» . Режиссер-постановщик и музыкальный оформитель - Ильдар Валеев, заслуженный артист Башкортостана. Художник – Нурия Габидуллина, заслуженный художник Башкортостана. Художественный перевод – Гульнур Усманова. Сейчас процесс подготовки к спектаклю на одном из важнейших этапов - это читка. Когда артисты освоят материал, репетиции перейдут непосредственно на сцену. В будущем спектакле заняты именитые мастера сцены и молодые артисты театра - народный артист Башкортостана Рушат Мударисов , заслуженный артист Башкортостана Альберт Шарафутдинов, Лилия Тазетдинова, Ляйсан Алтынбаева, заслуженная артистка Башкортостана и Татарстана Дамира Саетова, заслуженная артистка Башкортостана Резида Зарипова, Айгуль Юнусова, Алина Давлетшина, Эльмир Газизуллин, Эльмир Хаертдинов, народная артистка Башкортостана и Татарстана Резида Фахруллина, народная артистка Башкортостана Фина Валиева, Айдар Хуснутдинов и Вадим Хайруллин. Следите за новостями!

🎭Кем кайда – ә без гастрольләргә! Гадәттәгечә, Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләр белән республикабызның төрле төбәкләренә чыга. Иҗат мизгеле ачылыр алдыннан, иң беренчеләрдән булып,Көнбатыш районнарында яшәүче тамашачылар иң шәп комедияләребезнең берсе - Мансур Гыйләҗевнең “Көлмәгез, мин үләм” спектаклен карый алачак. 17 август – Октябрьский шәһәре «Геофизик» мәдәният йорты 18 август – Туймазы шәһәре “Родина” мәдәният сарае 19 август – Кандра авылы, Туймазы районы “Юбилейный” мәдәният һәм спорт сарае ...Куелыш төшенкелеккә бирелмәүче, шат күңелле картлар турында. Төп герой, инде яшәргә санаулы гына көннәр калды диеп йөргән чакта, үзенең өчен яңа өметләр, максатлар таба. Бу бәхетле табыш озын гомерлелек серенә әверелә.Чөнки тормыш һәрвакыт матур, әгәр аның ямен күреп яши белсәң. Бу шаян комедия – өлкәннәргә, аларның хезмәтенә рәхмәт сүзе. Режиссёры – Азат Җиһаншин, Башкортстанның халык артисты. Спектакльнең дәвамлылыгы – 2 сәгать. Башлана 19:00 сәгатьтә. Белешмә һәм билетлар өчен телефон: 8 967 747 78 25 Рәхим итегез!

✨Дорогие друзья! Напоминаем, что 14 августа в театре "Нур" пройдут гастроли Екатеринбургского Малого Драматического театра «ТЕАТРОН». "Женщины на грани нервного срыва" (18+) – умопомрачительная французская комедия в 2-х действиях (А. Курейчик) Изящная французская комедия о французском художнике Серже Дюбуа и его возлюбленных, которые в один прекрасный день волею случая встречаются вместе. Гнев женщин не имеет границ, и они подвергают своего возлюбленного суду чести, приговаривая его к смертной казни. Повороты сюжета необычны, язык пьесы оригинальный и очень смешной. Начало в 18.00. Продолжительность спектакля – 1 час 50 минут (с антрактом) Цена билетов: 450 - 1000 руб. Билеты в Городских кассах: KASSY.RU и KASSIR.RU

🎞#нурлыретро Әнгам Атнабаев "Игезәкләр"("Близнецы"). Фотода: Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина һәм Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов. Режиссёры - Илдар Вәлиев, Башкортстанның атказанган артисты. 2007 ел.

Игътибар! Игътибар!!! Балалар театр студиясенә татар төркеме туплана! Балагызны туган татар телендә сөйләшә белүче, мәдәниятле шәхес итеп үстерәсегез киләме? Аның бернинди җәмгыятьтә дә югалып калмыйча, үз-үзен ышанычлы тотуын телисезме? Ачык һәм матур сөйләшүе, авазларны дөрес әйтүе, яхшы пластикасы хакында хыялланасызмы?  Сезнең хыялыгыз тормышка ашачак! Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килүче балалар театр студиясенә 8 937 364 38 07 номеры буенча шалтыратып август ахырына кадэр язылырга кирәк. Укытуны тәҗрибәле артистлар һәм педагоглар оештыра. Алар әйтүенчә, балалардан актер ясау максаты куелмаган. Студиячеләр тормышта кирәкле сыйфатларга — кыюлыкка, үз-үзеңне ачуга, үз фикерен әйтә һәм тәнкыйтьне күтәрә белергә өйрәнә. Балалар актер осталыгы, сөйләм техникасы, хореография, вокал дәресләре алачак. Укуга 5-16 яшьлекләр чакырыла. Урыннар чикле, язылып өлгерегез! Белешмә өчен: Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы балалар театр студиясе 2017  елдан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә анда йөзгә якын бала шөгыльләнә. Студиячеләрнең дәресләре өлкән артистларның иҗат эше белән кисешә. Кечкенәләрне тәҗрибәле актерлар курчалый, алар бер сәхнәдә чыгыш ясый. Узган иҗат мизгелендә студиячеләрнең сәхнә эшләре тулы заллар җыеп, зур уңыш белән узды. Алексей Толстойның “Алтын ачкыч” әкияте буенча куелган спектакль Казанда “Көнчыгыш әкияте” XXXIII халыкара конкурс-фестивалендә гран-при яулады. Шул ук бәйгедә студия җитәкчесе Ленария Хаҗиева «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә бүләкләнде. Узган иҗат мизгелен студия Джеймс Мэтью Барриның әкияти повесте буенча “Питер Пэн” инклюзия спектакле белән япты. Бу сәхнә әсәрен куюда сиксәннән артык, шул исәптән мөмкинлекләре чикле  балалар катнашты. Тамашачылар соравы буенча әкиятне ике тапкыр уйнадылар. Студиячеләрнең уңышлары белән театр коллективы бик горурлана һәм яңа тәрбияләнүчеләрне көтеп кала.

Ирекнең дә чиге бар! Белә идегезме? Бу хакта “Нур” театры артистлары шушы көннәрдә сөйләшү алып бара. Дөресрәге – уку. Труппа утызынчы иҗат мизгеленең булачак премьерасы - Наил Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар, яки Йөрәкләр ярсыган җирдә” драмасы өстендә эш башлады. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Яхшылык белән яманлык көрәше, мәхәббәт һәм алдану, мәкер һәм намус, янәшәдә генә атлаган байлык һәм хәерчелек – нинди генә темалар күтәрелми драмада. Нәкъ чын тормыштагыча...

Урал Гирфатуллинга - 65! Театр тарихын аерым шәхесләр кора. Утызынчы иҗат мизгеленә аяк басарга әзерләнгән “Нур”ның елъязмасын язуда да нинди генә кешеләр көч салмаган. Әлбәттә, алар арасында җитәкчеләр аерым урынны алып тора. Яшь театрны аякка бастыру, дөньяга таныту эше, беренче чиратта, җитәкчегә йөкләтелә ич! Озак еллар дәвамында (1994-2014) театрыбызның директоры булып Урал Гыйрфатуллин эшләде. Бүген дә ул башлаган матур эшләр дәвам итә, ул салган сукмаклар инде киң юлларга әверелде. Урал Рәхмәтулла улы Уфада, 1956 елның 27 июлендә туган. Драма театры һәм кино актеры белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 1979-89 елларда Рус драма театрында постановка бүлеге мөдире, актер; 1989-93 елларда Яшь тамашачы театрында художество-постановка бүлеге мөдире, коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары; арытаба бер ел Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында коммерция эше буенча директор урынбасары булып эшләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Урал Рәхмәтулла улын чын күңелдән туган көне, юбилее белән котлыйбыз! Аңа һәр башлаган эшендә уңышлар, илһам һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек белән күтәренке кәеф телибез!

Сайт TOP100VK.COM НЕ собирает и НЕ хранит данные. За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Почта для жалоб: [email protected] (удаляем страницы по первому запросу!)

Удалить содержимое страницы