Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ, авылдашлар!!! Дөнья булгач төрле хәлләр була. Яхшысы да, көтелмәгәндә начары да. Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Шундый авырлыклар Билалова Зәкия апалар капкасын да шакый. Аларның оныгы, үзебезнең авылда үсеп, урта мәктәпне тәмамлап, бүгенгесе көндә югары уку йортында белем алучы Эдик ( Эдуард) Казаннан кайтканда машинасы белән авариягә очрый. Бик күп авыр жәрәхәтләр ала. Бүгенгесе көндә бик авыр хәлдә больницада ята. Озак вакытлар операцияләр кичереп дәваланырга туры киләчәк. Финанс хәлләре начар. Хөрмәтле авылдашлар! Әйдәгез бергәләп Эдикка акча (сәдака) белән булышыйк. Авылдашлар нинди генә авыр хәлләрдә дә читтә калмады, hәрчак булышып килделәр. Монда да аңларсыз дип ышанып калабыз. Сезнең биргән Сәдакаларның әҗере меңе белән үзегезгә кайтсын! Сәдаканы үзләрендә кеше булмау сәбәпле авыл советында жыялар. Ике этажлы мәчеткә бирсәгездә була. Яисә картадан 2202200974515916 номерына жибәрсәгездә була. Алдан ук Аллаһның рәхмәте яусын, Сезгә!!!
Отправка жалобы
Пожалуйста, сообщите нам причину, по которой страница https://top100vk.com/group/84959400/ должна быть проверена.