Отправка жалобы
Пожалуйста, сообщите нам причину, по которой страница https://top100vk.com/group/129989214/ должна быть проверена.
Нет ограничений
открытое
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
У сообщества нет огня Прометея
129989214
tubenkama
ТҮБӘН КАМА (Нижнекамский муниципальный район)
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының рәсми паблигы (Паблик Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района.)
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының рәсми паблигы Паблик Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района Түбән Кама районындагы өр-яңа хәбәрләр белән сез безнең төркемдәге язмалар аша таныша аласыз. Шулай ук үзегез дә яңалыклар, сезне борчыган мәсьәләләр турында фикерләр калдыра аласыз. Моның өчен «предложить новость» функциясеннән файдаланырга кирәк. ТӨРКЕМГӘ ТЕРКӘЛҮ ҺӘМ ФИКЕР АЛЫШУДА КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ 1. Төркемдә катнашучылар ХОКУКЛЫ: 1.1.Төркемдә күтәрелгән һәртөрле тема буенча фикер алышуда катнашырга һәм үз фикерен белдерергә; 1.2. Төркем җитәкчелегенә әлеге төркемнең эш барышына карата сораулар бирергә ( шәхси хәбәр (сообщение) рәвешендә дә юлларга мөмкин); 1.3. Шәхси хәбәрдә төркем җитәкчелеген кагыйдәләрне бозу очрагы турында кисәтергә. 2. Катнашучыларга ТЫЕЛА: 2.1. Аралашуда әдәпсез сүзләр куллану; шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау; 2.2. Катнашучыларны һәм фикер алышучыларны мыскыллау һәм түбәнсетү; 2.3. Катнашучының ризалыгыннан башка аның шәхесе, эшчәнлеге турында мәгълүмат тарату; 2.4. Милләтчел характердагы темалар күтәрү; 2.5. Законга каршы килүче милләтчел, расачыл, дини пропаганда, экстремизм, фашизмны һ.б. пропагандалау характерындагы темалар һәм хәбәрләр урнаштыру; 2.6. Һәртөрле реклама характерындагы мәгълүмат урнаштыру; 2.7. Товар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат урнаштыру; 2.8. Катнашучыларны төркем кагыйдәләрен бозуга этәрүче темалар урнаштыру; 2.9. Авторлык һәм эргәдәш хокукларны бозучы мәгълүмат урнаштыру; әдәпсез сурәтләр (яисә аларга ишарәләр, порнографик, эротик эчтәлектәге, наркотик куллануны рекламалаучы, кемнең дә булса шәхесен кимсетүче һ.б. рәсемнәр) урнаштыру; 3. Кагыйдәләрне БОЗГАН ОЧРАКТА: 3.1. Төркем җитәкчелеге катнашучыны вакытлыча яисә бөтенләйгә төркемнән чыгарырга, кисәтү ясарга хокуклы; 3.2. Кагыйдәләрне системалы рәвештә бозып, бу җитди төс алган очракта, катнашучы төркемнән файдалану хокукыннан кисәтүләрсез мәхрүм ителә; 3.3.Кагыйдәләргә туры килми торган хәбәрләр куелмый, бетерелә (хәбәрнең эчтәлегенә бәйле рәвештә кисәтелеп яки кисәтелмичә). 4. ИСКӘРМӘЛӘР: 4.1. Төркемгә теркәлүче һәр катнашучы төркемнең кагыйдәләре һәм шартлары белән килешә; 4.2. Кагыйдәләрне белмәү яки аңламау катнашучыларны үз гамәлләре өчен җаваплылыктан азат итми; 4.3. Кулланучыларның хәбәрләре әлеге хәбәр буенча автор фикерен белдерә, ул төркем җитәкчелеге фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.
публичная страница
16+
Государственная организация
ограниченная
http://tat.e-nkama.ru
Сайт TOP100VK.COM НЕ собирает и НЕ хранит данные. За достоверность информации сайт ответственность не несет.
Пожалуйста, сообщите нам причину, по которой страница https://top100vk.com/group/129989214/ должна быть проверена.