Саба таңнары | Саба районы

Саба таңнары | Саба районы
публичная страница
20262 подписчика
Группа Саба таңнары | Саба районы размещена в разделе Интернет-СМИ. Официальный домен/сайт sabatannargroup.
Блокировка

Нет ограничений

Видимость

открытое

Верификация

Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте

Популярность

У сообщества нет огня Прометея

ID

95845720

Домен

sabatannargroup

Название

Саба таңнары | Саба районы

Статус

Үзегезне саклагыз

Описание

"Саба таңнары" газетасының официаль бите. Дөнья, Россия, Татарстан, Саба районы яңалыклары

Тип

публичная страница

Возрастное ограничение

16+

Тематика

Интернет-СМИ

Стена

ограниченная

Сайт

saby-rt.ru

Подписчики
20262 подписчика

Записи сообщества

Хөрмәтле сабалылар! Басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиешлеген күздә тотып, район тормышын яктыртучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган “Саба таңнары” газетасын ваклап сатуны оештырдык. Яхшы сыйфатлы басма продукциябезне “Алсу” (М.Җәлил урамы, 25), "Ашамлыклар" (ипи кибете; З. Юсупова, 36) кибетләреннән сатып ала аласыз. Шулай итеп, район матбугатына язылырга өлгермәгән кешеләр булса, әлеге сәүдә нокталарыннан яхшы сыйфатлы продукция сатып алганда “Саба таңнары” газетасын да сорый алалар. Газета шулай ук редакциянең үзендә дә сатыла.

Балалар бакчасының һәм педагогик коллективның төп бурычы – балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. Төрле чыныктыру чаралары белән рәттән балалар пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Бу максатны тормышка ашыру өчен Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Г.Ш. “Куркынычсызлык әлифбасы!” дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Ул балаларны ут сүндергеч һәм кошма белән таныштырды. Балалар кулдан тегелгән, төтеннән саклый торган битлекләрне киеп карадылар. Ахырдан “Песи йорты” дип исемләнгән мультфильмны карап алган белемнәрен ныгыттылар.

31 нче июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең «Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды: яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да. Ачык һавада, кич буе җырлар, шигырьләр, мәзәкләр һәм күңелле тавышлар яңгырады. Дәртле биюләр тамашачыларның кәефен күтәрде, алар яшьләр белән бергә җырлады һәм биеде. Бәйрәм ахырында яшьләр өчен дискотека булды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Чара чын-чынлап якты һәм кызыклы килеп чыкты, барысы да бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар.

Әйтеп булмый торган хәрефләр ни өчен кирәк? Бүген "Күңелле әлифба" геройлары шул хәрефләрне өйрәнә: https://youtu.be/sokmndYuwyQ

Республикада 20 июльдән 20 августка ка­дәр “Комбайн-2021” опе­рациясе игъ­­­­лан ител­де. Рай­он тер­риториясендә про­фи­­лактик чараны Гостехнадзор бүлеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вә­кил­ләре үткәрәчәк. Опе­рация бөртекле культу­раларны урып-җыю вакытында куркы­нычсызлык чараларын үтәү­­не контрольдә тотуга юнәл­дерелгән. Рейдлар ва­кы­тында ашлык җыю ком­байннарының янгын куркынычсызлыгы чаралары – ян­­гын сүндерү чаралары, су белән флягалар, көрәкләр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә.

29-30 июль көннәрендә Югары Ослан районының “Свияга” ату үзәгендә стендлы ату буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы кубогының 5 нче этабы булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көч сынашты. Садыков Салават түгәрәк стендта ату буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Шиһапов Илгиз 1 нче разряд үтәде. Салават белән Илгизне (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович) уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да сынатмауларын теләп калабыз.

Сайт TOP100VK.COM НЕ собирает и НЕ хранит данные. За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Почта для жалоб: [email protected] (удаляем страницы по первому запросу!)

Удалить содержимое страницы