Мәмдәл мәдәният йорты

Мәмдәл мәдәният йорты
публичная страница
216 подписчика
Группа Мәмдәл мәдәният йорты размещена в разделе Культура. Официальный домен/сайт memdelskiy_sdk.
Блокировка

Нет ограничений

Видимость

открытое

Верификация

Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте

Популярность

У сообщества нет огня Прометея

ID

218519586

Домен

memdelskiy_sdk

Название

Мәмдәл мәдәният йорты

Статус

🎼🎵🎶🎤🎧🎙🎭🎊

Описание

Авыл мәдәният йорты-авыл халкының мәдәни тормышының үзәге, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф чыганагы. Безнең Мәмдәл авыл җирлегендә беренче клуб 1952 елга кадәр эшли һәм авыл Советы урынында була. Клубны М.К. Бикмуллин җитәкли. Яшьләр һәр кичне клубка җыелып җырлар җырлый, бии, баянда уйный. 1952 елда күл янында мәчет урынында клуб төзелә. Колхозда эш көннәре узганнан соң, авыл халкы анда җыела, алар өчен төрле концертлар, конкурслар, әдәби кичәләр оештырыла. 1966 елда клуб мөдире Шәрәфиева Әлфия Хәниф кызы була. Ул вакытта яшьләрнең активлыгы бик зур була һәм үзешчән сәнгатькә иң талантлы егетләрне һәм кызларны гына алырга туры килә. Концертлар белән күрше авылларга чыгып, терлекчеләр, механизаторлар алдында да чыгыш ясадылар. 1973 елда клубның статусы үзгәрә: ул инде Мәмдәл авыл мәдәният йорты дип атала, сәнгать җитәкчесе штаты кертелә. Башта бу вазифаны Вәлиева Рәмзия Нурмөхәммәтова били, ә 1974 елда Шакирова Гөлсинә Шәфыйк кызы эшли башлый, соңыннан директор була. Бу елларда мәдәният йорты үз эшен бик яхшы алып бара. Районда ул иң яхшыларның берсе саналды. 1975 елда Мәдәни эшчәнлегендәге зур уңышлары өчен РСФСР министрлыгы Мәмдәл мәдәният йортын Мактау грамотасы белән бүләкли. 1976 елда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Ихсанов Дамир Билал улы, Ихсанова Филсинә Газиз кызы, Сабиров Нургаяз Сабир улы, Зиннәтуллин Әхлиулла Шәйхулла улы, Шәйхетдинова Зөлфирә Госман кызы, Хисамиев Илсур Хатыйп улы I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать смотры лауреатлары булалар. 1984 елдан Мәмдәл мәдәният йорты директоры булып Шакирова Г.Ш. эшли башлый, ә сәнгать җитәкчесе вазыйфасына 1985 елда Әхмәтҗанова Лилия Вәкил кызы килә, ул 1989 елга кадәр эшли. Дәүләтшина Лариса Валентин кызы Яңа сәнгать җитәкчесе була, ул 2011 елга кадәр эшли. Авыл үсә һәм үсә, яшьләр күбәя. 1988 елда яңа мәдәният йорты бинасы төзелә башлый. Аны «Правда»колхозы төзи. Бер елдан соң өй туе үткәрдек. Бу мәдәни үзәкнең авылда эшләве тагын да җанлырак һәм кызыклы булды. Колхоз алдынгыларын бүләкләү, төрле бәйгеләр, фестивальләр, якташ язучыларның юбилейлары-барлык бу чаралар да зур уңыш белән уза. Үзешчән сәнгать чәчәк атты, өлкәннәр хоры, театр коллективы, рәсем ясау түгәрәге булдырылды. Район, өлкә смотрлары һәм конкурсларында катнашып, беренче урыннарны алдылар. Биредә татар эстрадасының танылган артистлары гастрольләре уза. 1993 елда баянчылар штаты ачыла. Беренче баянчылар – Зарипов Марат Сәлим улы һәм Зарипов Радик Хәйдәр улы. Мәдәният йортында даими рәвештә кинофильмнар күрсәтелде. Балалар рәхәтләнеп мультфильмнарга, өлкәннәр кинофильмнаргп йөрделәр. 1966 елда Мәмдәл мәдәният йортында киномеханик булып Әхмәтҗанова

Тип

публичная страница

Возрастное ограничение

16+

Тематика

Культура

Стена

ограниченная

Сайт

не указан

Подписчики
216 подписчика

Сайт TOP100VK.COM НЕ собирает и НЕ хранит данные. За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Почта для жалоб: jaredgeharrmerlesch@gmail.com (удаляем страницы по первому запросу!)

Удалить содержимое страницы