Ямьле җәй🌺
Алсу Хәбетдиновага @_alsukay_ бу ел диңгез эләкмәде. Сәбәбе бик җитди: олы кызлары Динара Мәскәүгә Г.В. Плеханов исемендәге Россия экономика университетына, дизайн бүлегенә укырга керде. Әти-әни өчен бу иң зур горурлык. Котлыйбыз!
Ямьле җәй🌺
Гөлинә Минhаҗева @mingulitoz җәйне сәяхәттән башлап җибәрде, Карелия Республикасына барып, искиткеч табигатькә сокланып кайткан.
#чаллытеатры #татарстан
Ямьле җәй🌺
Марсель Мөсәвировның ялы бик үзенчәлекле үтә , радиода диджей ролен үзләштерде, авылда үзенең умарталарын карап, бал аертып, кышка әзерләнә, күңелле ял итәргә дә өлгерә.
#чаллытеатры #татарстан
Ямьле җәй🌺
Яңа өйләнешкән парларыбыз Фирдүс Сафин белән Зөлфия Галиуллинаның җәйләре чын мәгънәдә "кызу" үтә, алар өй өлгертәләр, планда кышка кадәр өй салып күченү. Аларга ярдәмгә безнең көчле ир-атларыбыз hәм кызларыбыз да килде (Рәсим Рәхимҗан улы, Равил Гыйләҗев, Марсель Мөсәвиров, Илнар Бикмөхәммәтов, Винер Фәйзуллин,
Рәмис Галиев, Физәлия Габидуллина, Рәзил hәм Айнур Фәхретдиновлар).
Яңа тормышка төкле аягыгыз белән, Фирдүс hәм Зөлфия!✨
Ямьле җәй 🌺
Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамовa ,Энҗе Шиhапова , Флүзә Касаева ,Илфат Аскаров гаиләләре белән Абхазия якларында , диңгез буенда сәяхәт итә. Исән-сау кайтып җитегез!
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!✨
Бүген , 2 августта, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреты Каюмов Рәфикъ Рәвгат улына 60 яшь тулды. Рәфикъ әфәнде, сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Театр коллективы исеменнән котлап, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек һәм иҗади дәрт телибез!
ПОЗДРАВЛЯЕМ! ✨
Сегодня, 2 августа, исполняется 60 лет народному артисту Татарстана, лауреату театральной премии имени Дамира Сиразиева Каюмову Рафику Равгатовичу. Рафик Равгатович, поздравляем вас с замечательным юбилеем. От имени коллектива театра поздравляем, желаем бодрости духа, крепкого здоровья и творческого вдохновения.
Чаллы театры артисты Раушания Таһирова: «Ирем белән 27 ел яшәгәч язылыштык»