Каршы алыгыз, дуслар!
«Сагындым авылымны»
Ссылка в шапке профиля 🔝
🔘 Барлык музыкаль мәйданнарда 🔘
Заһир Абайдуллин көе һәм сүзләре
Илдус Давлянов [id31031410|Ильдус Давлянов] - аранжировка, тавыш яздыру, сведение
Туып-үскән нигезләребезне, газиз авылларыбызны беркайчан да онытмыйк!
Репостлар ясагыз, дусларыгызга да юллагыз, бу җыр кәефләрегезне күтәреп
көч-куәт бирсен 😍♥️
#премьера #дуэт #сагындымавылымны
Əниебезнең әтисе - Мансур бабай. Гаиләдә өлкән бала, 17 яшендә фронтка китеп, сугышта сапёр булып хезмәт итә. Исән-сау сугыштан әйләнеп кайта, өйдә - ачлык. Солдат янчыгы төбендә кайткан икмәкне әнисе - Гөлҗәүһәр һәм тагын узеннән кечерәк бертуганнары белән бүлешеп ашаганнарын кат-кат искә алып сөйли иде... Əтисе Низам бабай сугыш кырында ятып кала...
Мансур бабай бөтен гомерен ипи үстерүгә багышлады, республикабызның алдынгы комбайнерларының берсе, әбиебез Фоадия белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бабай укыган да булса галим булырлык кеше, аэрочаналар да ясаган, фотография белән дә кызыксынган, фотога төшергән, хәтта үзенең кечкенә генә фотокабинеты да бар иде, Гомере буе бер тамчы аракы капмаган, әмма Ходайга ышанмады, әйтәм бит, чын галимнәрчә фикер йөрткән. Һәрбер башлаган эшен җиренә җиткереп, бик төгәл булуы белән аерылып тора торган Кеше иде. 1997 елда бабай китеп барды.. Мин бик горурланам синең белән - Мансур бабай 🕊
#деньпобеды2021 #9мая #ветераны #благодарность #вечнаяпамять #никтонезабытничтонезабыто #бессмертныйполк #мирумир
«Язылмаган хат» җырын бер мәҗлестә, тамашачы соравы буенча 5 тапкыр җырлаган идек. Гомумән, безне никах, туй мәҗлесләре, юбилей кичәләре оештырырга еш чакыралар. Чөнки Рәзил [club45179528|@razil_kamalov] белән икебез генә дә тулы бер программа ясыйбыз. Узебезнең яхшы аппаратурабыз бар, мин алып барам, тальян гармун, баян моңнары, аеруча дуэтларыбызны үз итәләр. Мәгънәле, эчтәлекле, күңелле программа кирәк булса - безгә мөрәҗәгать итегез!
Для тех кто не знал, хотим сделать небольшое объявление 📌 Если вам нужно провести Ваш юбилейный вечер или свадебное торжество либо никах, Вы можете обратиться к нашему дуэту с Разилем Камаловым [club45179528|@razil_kamalov] . У нас полноценная программа: ведение (на татарском и на русском), дуэтные и сольные песни, композиции на тальян гармун, застольные песни под баян, качественная звуковая аппаратура.